"Алтын каләм-Золотое перо"- 2014 балалар һәм яшьләр матбугатының XIX республика фестивале башлануын хәбәр итәбез. Рәсми рәвештә фестивальнең төп оештыручылары булып Татарстан Республикасы Яшьләр һәм спорт эшләре, Мәгариф һәм фән министрлыклары, журналистлар Союзы, Казан федераль университеты, Массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы билгеләнгән. Чара өч турда: 14 апрельгә кадәр муниципалитетларда уза, 20 майдан 10 июньгә кадәр республика бәйгесенә баручыларны сайлап алу, 17-21 июнь көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә республика финал этабы үтәчәк.
Балалар һәм яшьләр матбугаты фестивале "Яшьләр һәм дәүләт" дигән лозунг кысаларында узачак.
Коллективларда, район һәм шәһәр мәктәпләре, яшьләр арасында узган иҗади бәйге эшләре жюри әгъзалары тарафыннан сайлап алынып, Казанга җибәрелә. Бәйгедә мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучы 10 -17 яшьлек балалар катнаша ала.
"Яшьләр толерантлык яклы һәм экстремизмга каршы". Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнөсәбәтләр булдыруда яшьләрнең ролен ассызыклаган журналист эше.
"Волонтер - үз тирәсендәге дөньяны яхшыга үзгәртүче";
"Алтын каләм-Золотое перо" XX Республика фестивален мин ничек күз алдына китерәм" - 2015 елда узачак юбилей фестиваленә багышлана.
"Иң яхшы радиопрограмма" (рус һәм татар телләрендә);
Фестивальнең иң олы бүләге Гран-при Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультетына льготалы керү мөмкинлеген бирә.
Бәйгегә җибәрелгән эшләр (вакытлы матбугатта басылган һәм редакция печате белән расланган булырга тиеш) анкета белән берлектә оештыру комитетына тапшырыла.
Бәйгедә катнашып, җиңүче булу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз, хөрмәтле дуслар!
"Алтын каләм-Золотое перо" сезгә яңа горизонтлар ача.