Күңел ничек кенә яхшыны өмет итмәсен, быелгы яз да үз сынаулары белән килде. Апрель кергәч эт биеклеге кар ява дип халык юкка әйтмәгәндер. Шөкер, сөңгы көннәрдә һава шартлары уңай якка үзгәреп, ниһаять кырлар кардан ачылып килә инде. Димәк, игенчеләребезгә дә җиң сызганыр вакыт. Яз–ул бер мизгел генә.
Әйе, механизаторлар, игенчелек тармагы белгечләре өчен көнне төнгә ялгап эшләр чак җитте. Йоклап ятып, кулай вакытны кулдан ычкындырсаң, көзгә амбарың буш булачак.