Әйе, механизаторлар, игенчелек тармагы белгечләре өчен көнне төнгә ялгап эшләр чак җитте. Йоклап ятып, кулай вакытны кулдан ычкындырсаң, көзгә амбарың буш булачак.
Шуңа күрә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, “Янаул” хуҗалыгы җитәкчелеге бу семинарга җентекләп әзерләнгәннәр иде, моңа Актаныш муниниципаль районы башлыгы Фаил Камаев та басым ясады. Семинар-киңәшмәдә катнашучы районның хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре әлеге хуҗалыкта язгы кыр эшләренә техниканың һәм амбар хуҗалыгының әзерлеге белән таныштылар, соңыннан Татар Суыксуы авылы мәдәният йортында узган агроконференциядә катнаштылар. Анда 2013 елда игенчелек тармагына йомгак ясалды һәм быел язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрү буенча бурычлар куелды.
Җыелыш ахырында язгы кыр эшләренә хәзерлек буенча хуҗалыклар арасындагы бәйгегә йомгак ясалды. Ташкынлыларның һәм чишмәлеләрнең әзерлеге иң яхшысы дип табылды,”Башак”, “Агыйдел”, “Әнәк” агрофирмасы, “Нур” , “Янаул” хуҗалыклары уңай яктан бәяләнде. Аларның җитәкчеләренә муниниципаль районы башлыгы Фаил Камаев акчалата бүләк тапшырды.