Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетингы бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитовның сүзләренә караганда, яз бераз соңарып килү сәбәпле, кар катламы астында яткан уҗымнар тамыр җибәргәнче “баш үстерә“. Әлбәттә, әлеге күренеш шулай дәвам итсә көлтә-көлтә уңышлар өмет итү урынсыз. Шуңа күрә дә кичекмәстән кырларны ашлый башларга вакыт.
– Кар өстеннән ашлама чәчеп йөрегез дигән сүз түгел бу, кардан ачылган һәр майданда хәрәкәт башларга була,–дип ассызыклады ул14 апрель көнне “Ташкын“ хуҗалыгында узган гамәли сөйләшүдә. Язны беренчеләрдән каршылап, ел да тәүгеләрдән булып кыр эшләренә җиң сызганган “Ташкын“ хуҗалыгында инде эш кайный.
– Яз соңарса да, начар килми. Туфракта дым җитәрлек. Кыш карлы булса–җәй ярлы булмас ди бит халык. Бердән-бер теләк, тир түгеп иген үстергәч файдасын күрергә иде инде,– ди хуҗалык рәисе Рәүхәт Салихҗан улы.
Район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашында узган әлеге киңәшмәдә агу сиптергечләрнең әзерлеге һәм төзеклегенә дә зур игътибар бирелде һәм төп таләпләр искәртелде. Шулай ук бу көнне Фаил Камаев тарафыннан язгы кыр эшләренә дә старт бирелде.
– Бүген иң җаваплы чорларның берсе алдында торабыз. Язгы кыр эшләренә игенчеләребез генә түгел, район халкы да битараф калмасын иде. Бердәм булып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була. Хуҗалыкта хезмәт куючылар исә язгы кыр эшләрен, урып-җыю чорын исән-имин үткәреп, икмәккә туенып, файдасын күрсеннәр иде. Хәерле сәгатьтә, егетләр,–дип искәртте ул.
Быел язгы кыр эшләре 91247 гектар җирдә башкарылачак. Язгы чәчүгә 14мең тоннага якын орлык хәстәрләнгән. Бүгенге көндә 1 гектарга 31 килограмм тәэсир итү көчендә ашлама тупланган.
Руслан УСМАНОВ язмасы (“Актаныш таңнары”газетасы) Автор фотосы