16 апрель Мәсәде авыл җирлеге Советының учреҗдение җитәкчеләре катнашында берләштерелгән җыелышы булып үзды. Җыелышны Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Флүрә Мингазетдинова алып барды.
Көн тәртибендә ике авылда да Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәйкәлне яңарту, санитар- чистарту айлыгы кысаларында авыл территориясен чистарту, өмәләр оештыру, зиратларны тәртипкә китерү, янгынга каршы көрәш мәсьәләләре каралды.