Быелның гыйнварында ачылган күпфункцияле үзәк аша 3 айда 2000нән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелгән. Бүген анда 50 төрле хезмәт күрсәтелә. Ел ахырына аларның санын 120гә җиткерергә уйлыйлар.
Административ реформа үткәрү программасы нигезендә барлыкка килгән үзәкләр республиканың барлык районнарында да формалаша. Ул гражданнарга төрле инстанцияләрдән документлар һәм белешмәләр җыюны җиңеләйтә, тиешле документны алу өчен кирәкле документларның санын киметә, вакытны экономияли, коррупциягә киртә куя.
Муниципаль һәм дәүләтнеке булып саналган бу хезмәтләрнең иң зур күпчелеге җир-мөлкәт мөнәсәбәтләренә кагыла. Төгәлрәк әйткәндә, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасына гаризалар кабул итү, социаль ипотека, социаль иминият мәсьәләләре буенча консультация, Пенсия фонды, юридик сораулар, салым хезмәте, ЗАГС, архитектура, эшмәкәрлекне яклау буенча сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Кадастр палатасы, Росреестр идарәсе, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы, техник инвентарлаштыру бюросы, җир бүлеге белән килешү нигезендә тыгыз хезмәттәшлек оештырылган.
Иң соңгы һәм иң кирәкле яңалыкларның берсе – биредә саклык банкы терминалы (банкомат) һәм электрон хезмәт күрсәтү өчен инфомат урнаштырылды. Күпфункцияле үзәк белгечләре түләү операцияләрен башкарырга үзләре ярдәм итә, күп кенә түләүләр өчен комиссия исәпләнми, диләр алар.
Альберт Шәйгалләмов, күпфункцияле үзәк директоры:
– Әлбәттә, беренче вакытта авырлыклары да булды. Әмма район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттаховның, ТР Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография идарәсенең Актаныш бүлеге җитәкчесе ярдәме белән беренче кыенлыклар артта калды. Хәзер инде дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртуда, халыкка һәр эшебез аңлаешлы, соравына җавабыбыз төгәл булсын дип, барлык мөмкинлекләрне кулланырга тырышабыз.
- Торак-коммуналь хезмәт;
- Электр энергиясе;
- Кәрәзле телефон элемтәсе;
- Салым түләүләре (транспорт, мөлкәт һәм җир салымнары);
- Суд приставлары һәм ЭЭМ беркетмәләре буенча түләүләр;
- Ведомстводан тыш саклау;
- ТВ һәм интернет түләүләре;
- Административ һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар;
-Саклык банкы хезмәтләре;
- Никахны теркәү яки өзү өчен дәүләт пошлинасы.
Дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша инфомат хезмәте:
- ЮХИДИ штрафлары һәм ЭЭМ административ чаралары, техосмотр, машина йөртү таныклыгына түләүләр;
- Беркетмәләр буенча МВД штрафлары;
- Су транспорты инспекциясе штрафлары һәм дәүләт пошлинасы;
- МЧС тикшерүе буенча штрафлар;
- Роспотребнадзор штрафлары;
- Штрих-код һәм квитанция буенча салымнар түләү;
- Суд приставлары эшләре буенча түләүләр;
- Казанның театрларына, музейларына спорт чараларына билетлар сатып алу;
- Никахны теркәү өчен дәүләт пошлинасы;
- Социаль ипотека буенча түләүләр;
- Чит ил паспорты алу өчен чиратка язылу һәм түләү;
- Росреестр һәм кадастр палатасы түләүләре һәм хезмәтләре;