Август аена кадәр “Куркынычсыз ишегалды” проекты нигезендә Актаныш буенча 106 камера урнаштырылачак, шуланың 28-е тест режимында эшли. Видеокүзәтү җайланмалары җинаятьләрне ачыклау өчен генә түгел, ә аларны булдырмыйча калу өчен дә кирәк. Ә “Куркынычсыз шәһәр” проекты буенча 4 видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылачак, аларның 2-се тест режимында бүгенге көндә эшли.
Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуе.
Июль аенда Актаныш авылы “Җәмигъ“ һәм “Бүләк“ мәчетләре каршында, Чалманарат, Чуракай, Колын, Күҗәкә, Яңа Әлем, Яңа Кормаш авылларында дини лагерьлар оештырыла. Лагерьда балаларга догалар, гарәп хәрефләре, пәйгамбәрләр тарихы, намаз уку тәртибе өйрәтеләчәк. Шулай ук спорт төрләре белән дә шөгыльләнәчәкләр, кызлар кул эшләре серләренә дә төшенәчәкләр, Аллаһ теләсә. Балалар өчен күңел ачу чаралары да әзерләнә.
Тулырак...
Укырга...
Россия Эчке эшләр министрлыгында Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте сәбәбенең якынча версиясен атадылар. Экспертлар авариянең ничек килеп чыккананын фаразлый. Пассажир автобусы йөк машинасы белән бәрелешкәч, автобусның алгы тәгәрмәче чыгып очкан, һәм ул уң ягына ауган. Нәтиҗәдә, безнин багы янып китә. Бу хакта “Россия24” телеканалында Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарә башлыгы урынбасары Сергей Добряков хәбәр иткән.
Бүген, 2 июль, Зәй районында килеп чыккан фаҗига сәбәпле, Татарстанда матәм көне дип игълан ителә.