Сабантуе - табигать уянуына һәм язгы кыр эшләре тәмамлануына бәйле календарь йолаларына нигезләнгән милли бәйрәмнәрнең берсе, яшәү рәвеше безнең элек - электән килә торган аерылгысыз бер өлеше. Шул уңайдан 1 июль көнне Кәзкәй авылында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе узды. Бәйрәмдә көрәш, ат чабышы, капчык сугышы, чүлмәк вату һ.б. бик күп кызыклы уеннар оештырылды. Сабантуе җыр - биюләр белән гөрләп узды.