Пучы участок хастаханәсе диварына мемориаль такта кую тантанасы

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Марсель Әхәт улы Шакировның, якынлашып килуче 80 еллыгы уңаена, аның якты истәлегенә, Пучы участок хастаханәсе диварына мемориаль такта кую тантанасын үткәрелде.

Тантанада  Актаныш муниципиаль районы башкарма комитеты житәкчесе Ильясов Рустам Алмазович, Актаныш узәк хастаханәсе баш табибы Бикмухаметов Айрат Фидаилевич, Пучы участок хастаханәсе баш табибы Закиров Ильяс Рафакович, Пучы жирлеге башлыгы Нуретдинов Нияз Зайнетдинович, Нур Баян хуҗалыгы оештыру эшләре җитәкчесе Зарипов Аслам Агсанович, Марсель Ахатовичнын улы Шакиров Марат Марсилович hәм шул чорда эшләгэн хезмәттәшләре катнашты.

Шакиров Марсель Әхәт улы.

(18.10.1937-16.02.1995)

     Аллаһы Тәгалә тарафыннан би­релгән сәләте булмаса, кеше табиб була алмыйдыр, мө­гаен. Яхшы табиб авыру кешене елмаеп каршы ала, ки­ңәшләрен бирә, тәмле сүз­ләр белән озатып кала.Бездә дә бар иде андый кеше.

Сарман авылында хезмәткәр гаиләсендә туып үскән. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң Марсель Әхәт улын  Актаныш  районына эшкә җибәрәләр. Хезмәт юлын 1962 елда Пучы участок хастаханәсендә теш дәвалаучы булып башлый

1969 ел башыннан 1995 елга – гомеренең соңгы көннәренә кадәр М.Шакиров – баш табиб булып, больницаның данын, ак йөзен саклаган, ихтирамга лаек олуг зат.

1994 елда коллектив яңа бинага күченә. Ләкин баш табиб бу шатлыклы минутларны күрә алмый - 1995 елның февралендә вафат була. Аның якты истәлеге булып үзе төзегән, ләкин бер көн дә эшли алмаган өр-яңа больница бинасы балкып утыра. Элекке Калинин урамына Шакиров исеме бирелгән.

    Марсель Әхәт улының намуслы хезмәте дәүләт тарафыннан да югары бәяләнде. Ул “В.И.Ленинның 100 еллык юбилей” медале, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “СССРның сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе, күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Аңа РСФСРның атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International