Татарстанда Зәй районындагы фаҗига белән бәйле рәвештә матәм көне игълан ителә

2017 елның 2 июле, якшәмбе

Бүген, 2 июль, Зәй районында килеп чыккан фаҗига сәбәпле, Татарстанда матәм көне дип игълан ителә. 

 

Бу көнне республикада планлаштырылган барлык күңел ачу чаралары үткәрелми яки башка көнгә күчерелә. Бүген Татарстан районнарында оештырылачак Сабантуй бәйрәмнәре, шул исәптән Актаныш Сабантуе да булмаячак.  

 

Искәртеп үтәбез, бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.

 

Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Авария нәтиҗәсендә 15 кеше зыян күргән, шуларның 12се хәзерге вакытта стационарда. Тагын өч кеше амбулатор дәвалануга юнәлтелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International