2017 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә бүлекләре «Трактор-тагылма» операциясе кысаларында, юлларда һәм торак пунктларында уртак рейд уздырдылар. Операция барышында теркәү документлары, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булуга, ОСАГО таныклыгы булуга, машиналар агрегатлары номерларының документлардагыларга туры килүенә, машиналарның техник торышына аерым игътибар бирелде.
12 берәмлек техника тикшерелде, Россия Федерациясе кодексының 9.3 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 3 беркетмә төзелде. Административ хокук бозулар буенча