Барлык актанышлыларны һәм районыбыз кунакларын милли бәйрәмебез "Сабантуй-2017" үзенә дәшеп кала. Бәйрәм 2017 елның 2 июль көнендә 10.00 сәгатьтә Сабантуй мәйданында башланып китәчәк. Рәхим итегез!
Республиканың битараф булмаган кешеләре Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталын, шул исәптән “Халык контроле” системасын актив куллана. Гыйнвар башыннан экологик хәлгә битараф булмаган республика халкыннан “Чүплек” категориясенә 600 мөрәҗәгать килеп ирешкән.
26 нан 29 июньгә кадәр Актанышның балалар иҗат үзәгендә авыл районнары егет-кызлары арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Актаныш технология техникумында 4 ел дәвамында белем алган 69 студент дүрт белгечлек буенча дипломлы булды - авыл хуҗалыгын механикалаштыру, авыл хуҗалыгын электрлаштыру, пешекче-кондитер, хисапчы-икътисадчы.
Май – июнь нәтиҗәләре буенча, Татарстан Президенты җиденче баскычта – алдагы рейтингта бер баскычка түбәнрәк иде.
Уку алдынгысы булган 21 укучы медаль, ГТО нормаларын уңышлы тапшырган 38 укучы Фаил Камаев кулыннан алтын билгеләр алдылар.
Май ахыры- июнь башында Татарстанда биш бала күпкатлы йорттан егылып төште, икесе һәлак булды, өчесе имгәнде.