Актанышта чыгарылыш кичәсе узды

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Ел саен шушы вакытта  унберенчеләр өчен традицион чыгарылыш кичәсе уза. 27 июнь – Яшьләр көнендә  чараның  үткәрелүе дә тикмәгә түгел. Яшьләрне бер мәйданга җыеп, район җитәкчелеге киләчәккә үгет-нәсихәтләрен бирә,   шушы  җирлектә  аларны белгеч буларак күрәсе килүен җиткерә.

Район белем бирү учреждениеләрен  тәмамлаган 102 укучы-чыгарылышлыларны котларга дип, бәйрәмгә район башлыгы Фаил Камаев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов, укытучылар һәм әти-әниләр килгән иде.

Кичәдә укуда һәм районның мәдәни, спорт тормышында актив катнашкан, уңышка ирешкән укучыларга  Мактау Грамоталары,  бүләкләр тапшырдылар. Уку алдынгысы булган 21 укучы медаль, ГТО нормаларын уңышлы тапшырган 38 укучы Фаил Камаев кулыннан алтын билгеләр алдылар. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International