Актаныш технология техникумы студентлары дипломлы булдылар

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Актаныш технология техникумы районда  авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле,   квалификацияле кадрлар  әзерләүче бердәнбер уку йорты буларак һәркемгә таныш. Бүген, 28 июнь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгенең бәйрәмчә бизәлгән залында узган чара барышында, техникумның чыгарылыш студентларына  дипломнар тапшырылды. 

Актаныш технология техникумында 4 ел дәвамында белем алган 69 студент дүрт белгечлек буенча дипломлы булды - авыл хуҗалыгын механикалаштыру, авыл хуҗалыгын электрлаштыру, пешекче-кондитер, хисапчы-икътисадчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International