Актанышта шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңүчеләрен бүләкләделәр

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

26 нан 29 июньгә кадәр Актанышның балалар иҗат үзәгендә авыл районнары егет-кызлары арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышлар «БлагоДарение»  Хәйрия фонды һәм Актаныш районы шахмат федерациясе ярдәмендә оештырылган иде. Фондның һәм шул ук вакытта федерация җитәкчесе дә булып торган Фәрит Салихов шахматчы балаларга һәм аларның остазларына бүләкләрне мулдан өләште.

Ярышларда Республикабызның унлап районыннан 120 дән артыграк шахмат сөюче катнашты. Беренчелектә баш хөкемдар булып Николай Коротаев билгеләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International