Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Актанышта 12 пар үз никахын теркәргә ниятли. Бу хакта Актаныш ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева хәбәр итте.
7 июль көнне районыбыз ЗАГС бүлегендә зур бәйрәм дә оештырылачак. Биредә шулай ук Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, “Мәхәббәт хәм тугрылык “ өчен медален тапшыру да каралган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөтенрәсәй Гаилә һәм тугрылык көнен беренче тапкыр 2008 елның 8 июлендә билгеләп үттеләр.