ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

Самара өлкәсенең Кинель Черкасск авылында ил буенча авыл укучылары арасында шахмат ярышлары уздыру традициягә әйләнгән инде. Быел ул 28 сентябрь-4 октябрь көннәрендә XV мәртәбә оештырылды. Бөтен Россия күләмендә узучы турнирга 19 өлкәдән 30 команда, 198 шахматчы җыелган. Актаныш шахмат мәктәбеннән дә остазлар Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов җитәкчелегендә 12 укучы турнирда катнашып, матур нәтиҗәләр белән кайттылар.  


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

   5 нче октябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә рус шагыйре, драматург, прозаик  Марина Цветаевага багышланган китап күргәзмәсе эшләнде.

Чалманарат авыл җирлегендә 5 октябрь көнне "Өлкәннәр көне" уздырылды.

Бүген, 5 октябрь көнне, "Актаныш" универсаль спорт комплексында, Өлкәннәр декадасы кысаларында, районыбыз ветераннары катнашында шахмат буенча турнир узды.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты

Хөрмәтле коллегалар, мөгаллимнәр, белем бирү оешмалары хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм!


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

    4 нче октябрь көнне  Иске Сәфәр авылы мәдәният хезмәткәрләре Иске Кадермәт авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган кичәдә катнаштылар.

“Халык участковое” Бөтенрәсәй конкурсы старт алды.

7-16 октябрьдә, бәйгенең икенче этабында, татарстанлылар республика буенча иң яхшы участковый өчен тавыш бирәчәк. Шуннан соң регионнарда җиңү яулаган участок инспекторларының исемлеге Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтында булачак. Илебезнең һәр гражданы әлеге исемлектәге участковыйлар турында материалларны өйрәнеп, үзе иң яхшы дип тапканы өчен тавыш бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International