4 нче октябрь көнне Иске Сәфәр авылы мәдәният хезмәткәрләре Иске Кадермәт авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган кичәдә катнаштылар. Клуб директоры Нәзлия Гыйльфанова үзенең ярдәмчеләре белән бәйрәмне әзерләүгә зур тырышлык куйган. Хөрмәтле өлкәннәребез һәр уенда актив катнашып, бергәләп яшь вакыттагы җырларын җырладылар, күмәк биюләр башкардылар. Бәйрәмне үткәрүдә булышкан "Саф" ҖЧҖ директоры Әндерьянов Ильфат Инсаф улына рәхмәтләрен җиткерделәр.