Актаныштан полиция капитаны Даулетов Илнур Илүс улы өчен тавыш бирик!

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

“Халык участковое” Бөтенрәсәй конкурсы старт алды.

7-16 октябрьдә, бәйгенең икенче этабында, татарстанлылар республика буенча иң яхшы участковый өчен тавыш бирәчәк. Шуннан соң регионнарда җиңү яулаган участок инспекторларының исемлеге Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтында булачак. Илебезнең һәр гражданы әлеге исемлектәге участковыйлар турында материалларны өйрәнеп, үзе иң яхшы дип тапканы өчен тавыш бирә.

Икенче этапта  безнең  районнан полиция капитаны  Даулетов Илнур Илүс улы катнаша. Аның өчен Татарстан Республикасы МВД сайтында тавыш бирергә кирәк.   

Хөрмәтле райондашлар! Бергәләп тавыш биреп, Илнур Илүс улын иң яхшы участок вәкиле итеп танытыйк! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International