Иске Кормаш мәктәбендә мәктәп туры фән олимпидалары дәвам итә.
Тарих фәненнән 27 сентябрь көнне үтте .5-9 класслардан 8 укучы катнашты.
Физика фәненнән 28 сентябрь көнне үтте. 5-9 класслардан 20 укучы катнашты.
Рус теле фәненнән 30 сентябрь көнне үтте. 5-9 класслардан 25 укучы катнашты.
Чит теле фәненнән 1-2 октябрь көнәрне үтте.5-9 класслардан 25 укучы катнашты.
Рәсем (сәнгать) 2 октябрь көнне үтте. 5-9 класслардан 10 укучы катнашты.
Экология һәм астрономия фәннәреннән 3 октябрь көнне үтте. 5-9 класслардан 25 укучы катнашты.
Математика фәненнән 5 октябрь көнне үтте . 4-9 класслардан 33 укучы катнашты.
Технология фәненнән 6 -7 октябрь көннәрендә үтте. 5-9 класслардан 12 укучы ктнашты.
Җәмгыять белеме фәненнән 9 октябрь көнне үтте. 5-9 класслардан 10 укучы катнашты.
География фәненнән 10 октябрь көнне үтте. 5-9 класслардан 13 укучы катнашты.
Литература фәненнән 11 октябрь көнне үтте. 5-9 класслардан 12 укучы катнашты.
Химия фәненнән 11 октябрь көнне үтте. класслардан 15 укучы катнашты.
Бүген "Лачын" чаңгы трассасында СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс үтте. Ярышларда районыбыз мәктәпләре, Актаныш технологик техникум студентлары командалары - барлыгы 264 йөгерешче көч сынашты. Ярышта катнашкан укучыларга килгәндә: Маннапов Рөстәм -3 урын, Гафуров Айназ, Маннапова Илсөяр -2 урында. Иске Кормаш мәктәбе укучылары төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 3 урынга лаек булдылар. Остазлары Сираев Р. Афәрин! . Котлыйбыз!!!
6 октябрь көнне укытучыларыбыз Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәренә сәяхәт кылдылар, тарихи урыннарда булып, ботаник бакча белән танышып үзләренә рухи байлык туплап кайттылар.
Элекке ачлы-туклы заманнарда сукыр яки 7 ле лампа яктысында күршеләр белән кич утырулар, кулъяулыклар чигү, шәл бәйләүләр, кызыл чөгендердән мичтә перәннек катырып аулак өйләр ясаулар, каз өмәләре өлкәннәр хәтерендә, тарихта гына калып бара...
7 нче октябрь көнне Иске Сәфәр авылында өлкәннәр хөрмәтенә "Без һаман да унсигездә" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде.
Башкортстанның Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Сәбәбе: Сайран һәм Үрмәкәй авылларындагы малларда тилчә, ягъни ящур авыруы булуы ачыкланды. Хәзер анда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли, химик дизинфекция эшләре бара. Район чиген узучы машиналарны да махсус сыекча белән эшкәртәләр. Ике авылдан 40 чакрым ераклыктагы барлык малларны яндыру каралган. Мал хуҗаларына акчалата компенсация түләнәчәге билгеле. Бу төбәктән ит, сөт ризыклары алмаска киңәш ителә. Кизү Туймазыдагы иң зур авылларның берсе Кандрада да булырга мөмкин диелә.
Өлкән кешегә күп кирәкми – әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүз дә җитә.
Әлеге сәгатьләрдә “Актаныш” спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы бара.
Самара өлкәсенең Кинель Черкасск авылында ил буенча авыл укучылары арасында шахмат ярышлары уздыру традициягә әйләнгән инде. Быел ул 28 сентябрь-4 октябрь көннәрендә XV мәртәбә оештырылды. Бөтен Россия күләмендә узучы турнирга 19 өлкәдән 30 команда, 198 шахматчы җыелган. Актаныш шахмат мәктәбеннән дә остазлар Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов җитәкчелегендә 12 укучы турнирда катнашып, матур нәтиҗәләр белән кайттылар.