Пучы Картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр район җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 7 октябре, шимбә

Районыбызда узучы өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, бүген, 7 октябрьдә Пучы Картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр белән очрашуга район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов килгән иде.  Ул биредә өлкәннәрнең хәлләрен сорашып, булган сорауларына җавап бирде, социаль бинаның материаль-техник ягы, өлкәннәрнең һәм инвалидларның яшәү шартлары белән кызыксынды.

Шулай ук өлкәннәрнең күңелен күтәреп, Актаныш районы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары яңгырады. Ветераннарның бик нык күңелләре булды. Өлкән кешегә күп кирәкми – әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүз дә җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International