Без һаман да унсигездә

2017 елның 8 октябре, якшәмбе

       7 нче октябрь көнне Иске Сәфәр авылында   өлкәннәр хөрмәтенә "Без һаман да унсигездә" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр белән кызыклы уеннар, баянга өлкәннәр  яратып башкара торган җырлар, төрле биюләр оештырдылар. Бәйрәм дәвамында Әлфия Ситдыйкова, Фәнәвис Дәүләтбаевларның мәгънәле шигырьләре тыңланды. Бәйрәм чәй өстәле артында матур итеп үрелеп барды, өлкәннәр зур канәгатьләнү хисләре белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International