Иске Кормаш мәктәбе яңалыклары. "Алтын көз" җиңел атлетик кросс.

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген "Лачын" чаңгы трассасында СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс үтте. Ярышларда районыбыз мәктәпләре, Актаныш технологик техникум студентлары командалары  - барлыгы 264  йөгерешче көч сынашты. Ярышта катнашкан укучыларга килгәндә: Маннапов Рөстәм -3 урын,  Гафуров Айназ,  Маннапова Илсөяр -2 урында. Иске Кормаш мәктәбе укучылары төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 3 урынга лаек булдылар. Остазлары Сираев Р.  Афәрин! . Котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International