Актаныш районы ветераннары арасында шахмат турниры узды

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 5 октябрь көнне, "Актаныш" универсаль спорт комплексында, Өлкәннәр декадасы кысаларында, районыбыз ветераннары катнашында шахмат буенча турнир узды. Турнирда һәр авыл җирлегеннән бер хатын-кыз һәм бер ир-ат чакырылган иде. Шулай итеп, район буенча 16 команда җыелып, аларда 30 шахмат спортын сөючеләр көч сынашты. Алдынгы урыннар өчен көрәш өч сәгатькә сузылды, турнирда алган очколар иртәгә Актанышта узачак Спартакиада нәтиҗәләренә дә кушылачак. Турнир тәмамлангач, җиңүчеләр билгеле булды.

Ир-атлар арасында:

1 урын Имамов ильдар (Актаныш)

2 урын Рәеф Сәгъдиев (Иске Сәфәр);

3 урын Фоат Гобәйдуллин (Яңа Әлем).

 

Хатын-кызлар арасында:

1 урын Сәрия Ганиуллина (Такталачык);

2 урын Нурия Нәгыймова (Яңа Әлем);

3 урын Инсия Вәлиева (Әтәс).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International