Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов Укытучылар көне уңаеннан котлау юллады

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле коллегалар, мөгаллимнәр, белем бирү оешмалары хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм!

Белем бирү – дөньяда иң борынгы һәм иң мәртәбәле һөнәр,  Укытучылар көне – беркемне дә битараф калдырмый торган иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Һәрбер мөгаллим абруйлы һәм игелекле хезмәт юлында үзенең эзен калдыра. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга  ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Узган уку елында булган җиңүләрегез өчен рәхмәтлемен. Башланып киткән яңа уку елында да алар күп булыр дип ышанам.

2013-2015 елларда мәктәпкәчә белем бирү системасын модернизацияләү программасы кысаларында 158 яңа балалар бакчасы төзелде, 55 мәктәпкәчә белем оешмасы  бинасы төзекләндерелде, балалар бакчаларында өстәмә 82 төркем ачылды. Тататарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2012 елдан республикада мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы эшләп килә. 2012-2016 елларда барлыгы 780 белем бирү оешмасы төзекләндерелде. 2017 елның 1 сентябренә Татарстанда 4 яңа мәктәп һәм 1 балалар бакчасы ачылды.

2017 елда республикада 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханы, 34 меңнән артык бала төп дәүләт имтиханы тапшырды. Идел буе федераль округында Татарстан Республикасы әлеге күрсәткечләр буенча алдынгы урынны били.

Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү буенча эшләү – министрлык өчен мөһим юнәлешләрнең берсе. Бүгенге көндә республиканың мәгариф системасы икътисадның реаль секторын сыйфатлы кадрлар белән тәэмин итергә әзер. WorldSkills чаралары ярдәмендә эшче һөнәренә хөрмәт күрсәтүне пропагандалау буенча максатчан эш алып барыла. 2019 елның 29 августыннан 3 сентябренә кадәр Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак.

Министрлык тарафыннан яңа белем бирү стандартларын һәм заманча алымнарын өйрәнүне кертү, һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасын яңарту, дөнья стандартлары буенча әзерләнергә мөмкинлекләр тудыручы яңа техника һәм җиһазлар белән тәэмин итү юнәлешендә эш  алып барыла.

Хөрмәтле мөгаллимнәр! Бүгенге бәйрәм көнендә һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, иҗади уңышлар телим! Балаларга биргән күңел җылыгыз үзегезгә укучыларыгызның тирән ихтирамы һәм  зур уңышлары булып әйләнеп кайтсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International