Бүген Казанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. Теннис академиясендә аграр тармак хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләрләде. Төрле районнардан авыл хуҗалыклары рәисләре, җитештерүче предприятие хезмәткәрләре, комбайнчылар, механизаторлар һәм башкалар җыелды.
2017 елда иген игүчеләр 5 млн тонна икмәк җыеп алды. 1,4 млн тонна бәрәңге, 400 мең тоннадан артык яшелчә, 2,8 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алу ниятләнә. Үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча алдынгы районнардан Зәй, Буа, Сарман, Тәтеш, Актаныш, Нурлат, Балык Бистәсе, Кукмара, Әтнә, Саба, Балтач, Мамадыш, Әлки мактауга лаек.
Тантанада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнаштылар.