ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген, 4 октябрьдә  10.00 сәгатьтә Актаныш районы ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкән яшьтәгеләр арасында машина йөртү осталыгына бәйге узды.


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

    3 нче октябрь көнне республика күләмендә үткәрелә торган "Көзге шәфкатьлелек атнасы" акциясе кысаларында  Иске Сәфәр авыл китапханәчесе  сәламәтлеге чикләнгән хезмәт һәм тыл ветераннарының өйләрендә булды.

Бүген, 3 октябрь көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында районыбыз өлкәннәре арасында компьютер  белеме буенча бәйге узды. Бәйге Өлкәннәр декадасы кысаларында узды.

Субсидияләр бер баш сыерга – 3000 – сум, бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум түләнә.

Туган як! Безнең һәрберебезнең  туган ягы – кече Ватаны бар.  Китапханәләрнең эшчәнлеге туган якка мәхәббәт, аның тарихы, күренекле шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү, аларга багышланган әдәбиятны пропагандалаудан тора.

Өлкәннәр Декадасы үткәрү кысаларында "кайнар линия" телефоннары эшли

Җәмәгатьчелек фикере – Эчке эшләр бүлеге эшчәнлеген бәяләүдә төп күрсәткечләрнең берсе булып кала бирә. 


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2 октябрь көнне “Яшьлек» милли-мәдәни үзәгендә, Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, җирле җәмәгать  ветеран оешмалары активы Актаныш муниципаль районы Башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Илфак Бариев  белән очрашты. 

Халыкны өйдән чыгарып булмый, шуңа күрә бәй­рәм дә юк. Гадәттә, авылларда клуб мөдирләре әнә шундый сылтау табарга ярата. Ә менә Актаныш районында җырламаган, биемәгән кеше юк, диләр. Алар тумыштан сәләт­леме, әллә хезмәткәрләр кызыксындыра беләме? Бу якларга килеп чыккач, әнә шул сорауларга җавап эзләргә булдык. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International