Актанышта өлкәннәр арасында компьютер белеме буенча бәйге узды

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Бүген, 3 октябрь көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында районыбыз өлкәннәре арасында компьютер  белеме буенча бәйге узды. Бәйге Өлкәннәр декадасы кысаларында узды.

Бәйге программасы нигезендә катнашучыларга төрле катлаулылыктагы  биремнәр бирелде: тестларны үтәү, Word һәм Excel дә таблица төзү, дустыңа хат язу, электрон почта буенча хат җибәрерү, Интернет челтәрен куллана белерү һ.б.
17 конкурсант биремнәрне төрлечә үтәделәр. Ләкин җитди кыяфәт, кирәкле операцияләрне  үтәгәндәге игътибарлылык буенча фикер йөртсәң, бу эш ветераннарның күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International