2017 ел - Актаныш районында “Кече Ватан” елы дип игълан ителде.

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Туган як! Безнең һәрберебезнең  туган ягы – кече Ватаны бар.  Китапханәләрнең эшчәнлеге туган якка мәхәббәт, аның тарихы, күренекле шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү, аларга багышланган әдәбиятны пропагандалаудан тора.  Әгәр без үзебезнең үткәнебез, хәзерге тарихыбызны өйрәнәбез икән, димәк безнең  узган буыннар белән бәйләнешебез өзелми. Без туып үскән, җиребез, Татарстаныбыз – ул безнең кече Ватаныбыз.  Кече Ватан  -  чөнки ул безнең зур , колач җитмәс Туган илебезнең бер кисәкчеге.. Ватан- чөнки анда безнең йөрәгебезгә якын туганнарыбыз яши.

2 октябрь көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре  Актаныш гимназиясенең 5 сыйныф укучылары өчен китапханәдә якташ, яшь шагыйребез Ленар Шәехнең   иҗатына багышланган әдәби сәгать уздырдылар. Чара “Балачакка илтә юлларым...” дип аталды. Чара барышында укучылар шагыйрьнең биографиясе, иҗаты, белән таныштылар. Шигырьләрен кычкырып укыдылар. Мондый чара укучыларда туган якның күренекле шәхесләре белән танышырга ярдәм итә, аларның белемнәрен тирәнәйтә.


 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International