Бүген, 4 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Актаныш районы ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкән яшьтәгеләр арасында машина йөртү осталыгына бәйге узды.
Конкурсның төп максатлары булып өлкән яшьтәге кешеләрне юл йөртү кагыйдәләре куркынычсызлыгын пропагандалауга җәлеп итү, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, машина йөртү осталыгын үстерү һәм автотранспортны куркынычсыз файдалануны пропагандалау торды.
Конкурста 60 яше тулган ир-атлар һәм 55 яше тулган хатын-кызлар катнаша алды һәм конкурста катнашучыларның «В» категорияле машина йөртү таныклыклары булырга тиеш иде.
Конкурс 2 этапта үтте:
- 1 этапта юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча 20 сорауга җавап бирергә кирәк иде;
- 2 этапта күнекмәләр башкарыла.
Конкурста барлыгы 13 райондашыбыз көч сынашты. Алар арасыннан иң өлкән конкурсант булып 83 яшьлек Фәндүс Басыйров (Пучы) булды.
Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде.
Хатын-кызлар арасында:
1 урын – Мансурова Р.
2 урын- Вәлиева Инсия
3 урын – Шәехова Рәйсә
Ир-атлар арасында:
1 урын – Фазуллин Фаиз
2 урын- Хуҗин Хәлил
3 урын – Хамитов Мөдәрис
Бәйгедә катнашучыларга диплом, истәлекле бүләкләр һәм район ДОСААФ оешмасының бүләкләре тапшырылды.