Җәмәгать ветеран оешмалары активы Актаныш муниципаль районы Башлыгы Камаев Фаил белән очрашты

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

2 октябрь көнне “Яшьлек» милли-мәдәни үзәгендә, Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, җирле җәмәгать  ветеран оешмалары активы Актаныш муниципаль районы Башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Илфак Бариев  белән очрашты. 

     Очрашуда шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дильбәр Анварова,  авыл җирлеге башлыклары, Актаныш районы ветераннарының (пенсионерларының) һәм район үзәге ветераннар советларының җирле җәмәгать оешмасы рәисләре, президиумы әгъзалары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Төп чыгыш белән Актаныш муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Нурулла Нурлыев сүз алды. Ветераннар белән җирлекләрдә эш оештыру турында Әтәс авыл башлыгы Элвира Насыйрова, Татар Суыксу җирлегенең ветераннар советы рәисе Рәшидә Солтанова таныштырды, пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров пенсия яшендәгеләргә өстәмә түләү турында аңлатма бирде, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дильбәр Анварова өлкәннәр ункөнлегенең планы белән  таныштырды.

Очрашу барышында район Башлыгы Фаил Камаев ветераннар белән аралашты, сорауларга җавап бирде. Очрашу актив эшләүче ветераннарны бүләкләү мизгелләре дә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International