ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре ел саен кышлаучы кошларны саклау максатыннан  экологик акция уздыралар.

 

Россия президенты В. Путин 2018 елны  -  волонтер һәм ирекле эш алып баручы елы дип игълан итте. Шул уңайдан, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Волонтер һәрвакыт яхшылык, ышаныч, мәхәббәт  китерә!” дигән исем астында китап күргәзмәсе эшләп куелды. 

24 нче январь  көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә укучылар тарафыннан оештырылган "Китап сөючеләр"  кызыксыну клубының утырышы булды.

 2018 ел Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан ителде. Бу хакта  президент Р.Миннеханов 2017 елның 22 сентябрендә указга кул куйды.  


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

23 гыйнвар көнне Пучы авылы китапханәчесе балалар бакчасында "Дуслык көче" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде.

22 гыйнвар көнне Пучы авыл китапханәсе китапханәчесе беренче сыйныф укучылары белән "Интеллектуаль көрәш" дип исемләнгән чара үткәрде.

Бүген, 24 гыйнвар көнне, Пучы авыл китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Күңелебезнең сайрар кошы" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде.

24 январь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәгариф, мәдәният оешмаларының  үзәк бухгалтериясендә “Укырга вакыт! акциясен уздырды. 

Киров авыл китапханәсендә Ш.Мәрҗәнигә багышланган "Бөек фикер иясе" дип аталучы чара үтте.

Кәзкәй авылы китапханәсендә 2018 ел- Театр елы уңаеннан һәм А.Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга карата "Көттереп искән җил" әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде, тормыш һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International