Кызыксыну клубы утырышы

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

       24 нче январь  көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә укучылар тарафыннан оештырылган "Китап сөючеләр"  кызыксыну клубының утырышы булды. Тәүге җыелу Эт елына багышлап үткәрелде. Клубка йөрүчеләр төрле породадагы этләрне рәсемгә төшерделәр, кәгазьдән китап кыстыргычлар, төрле кул эшләре башкардылар. Бигрәк тә Салихов Фирзәрнең ясаган эте балалрының күңеленә хуш килде. Шулай ук төрле конкурслар "Әсәрнең төп героен тап", "Табышмакның җавабын тап" кебек мавыктыргыч минутлар балаларга бигрәк тә ошый.  Ахырдан  клуб членнары барысы да өйләрендә уку өчен китаплар сайлап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International