ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

26нчы гыйнвар көнне Иске Айман мәдәният йортында Рәзилә Хөҗәтованың "Колын кызы хисләре" дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды.

Ринат Фәрдиев истәлегенә үткән республика турниры 22 командадан 250ләп спортчыны үзенә җыйды.


27
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

26 гыйнвар көнне Уразай авыл китапханәсендә район балалар китапханәсе үткәргән "Туган авылым чишмәләре" конкурсында җиңеп чыккан  кызларыбызга грамота тапшырылды.

1 урын -  Шәрипова Ләйлә

2 урын - Шәйдәүләтова Язилә, Шиһапова Таңсылу

Кызларыбызга алда да уңышлар телибез!

26 гыйнвар көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә "Сердәш" интереслар клубының чираттагы утырышы үткәрелде.

26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

25 нче гыйнвар көнне Чалманарат авылы китапханәчесе "Ак каен " балалар бакчасында балалар шагыйре Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан " Балачакның тугры илчесе" исемле балалар иртәсе үткәрелде.

Балалар язучысы Әминә Бикчәнтәеваның тууына 105 ел.

25 январь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре үзәк хастәханә хезмәткәрләренә “Укырга вакыт!" акциясен уздырды.


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

25 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә кул эшләре буенча мастер-класс үткәрелде.

Татар Ямалы авыл китапханәсендә  күренекле татар шагыйре, драматургы Илдар Юзеевны искә алу кичәсе булып узды. 

Әтәс  авыл  китапханәсе   «Йортларга – китап нуры” акциясенә  кушылып    өлкәннәрнең   өйләрендә  булды, аларга  китаплар    тәкъдим  итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International