25 нчегыйнвар көнне Чалманарат авылы китапханәчесе "Ак каен" балалар бакчасында балалар шагыйре Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Балачакның тугры илчесе" исемле балалар иртәсе үткәрелде.Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар,шигырьләре кычкырып укылды, китапларына күзәтү ясалды.Соңыннан төрле уеннар үткәрелде.Нәниләр язучының матур - матур китапларын яратып карадылар,әкият - шигырьләрен тыңладылар,табышмакларына җавап эзләделәр һәм бу очрашудан бик кәнагать калдылар.