ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 31 гыйнварында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 143 тонна  сөт саудылар


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Актаныш районында да  гомер озынлыгы бер гасырга тулган йөзьяшәр әби бар хәзер. Бүген, 30 гыйнвар көнне,  районыбызның иң өлкән кешесенә -  Хөснуллина Гайшә Закир кызына нәкъ 100 яшь тулды. Аны истәлекле туган көне уңаеннан Россия Президенты  В.В. Путин да, Республикабыз башлыгы Р.Н. Миннеханов та  тәбрик иткән.  Ә илбашларының котлау хатын, районыбыз бүләкләрен юбилярга район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттәхов  үзе тапшырды.

27 гыйнвар көнне Киров авыл китапханәсендә "Моңлы каләм иясе" исеме астында әдәби-музыкаль кичә үтте.

Февраль аенда, гадәттәгечә, район үзәгендәге оешма-учреждениеләр арасында спартакиада старт алачак. Берничә төр ярышны  үз эченә алган бу чара инде шактый еллар  спорт өлкәсендә көчлелеләрне ачыклап килә. 

Үзәк китапханә Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулуга  багышланган "Мәрҗани эзләре буйлап"  дип исемләнгән әдәби викторина уздыра.


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

27 нче гыйнвар көнне Чалманарат авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Әкиятләр илендә кунакта" исемле әкиятләр кичәсе үткәрелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү белгечләре сүзләренә караганда, тракторларны ремонтлау Азнакай, Актаныш, Балтач, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч һәм Сарман районнары авыл хуҗалыгы оешмаларында югары дәрәҗәдә оештырылг

Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге Актаныш районы халкына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында теркәлү аша “Хезмәтнең “соры” базары”  категориясе буенча “Халык контроле”нең дәүләт мәгълүматый системасына гариза бирү юлы аша “соры” эш хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге турында хәбәр итә.

Татарстанда 82 меңнән артык үзйөрешле техника бар. Үзйөрешле техника дигәннәренә нәрсәләр керәме – трактор, комбайн, тагылма арбалар, мотовездеходлар, кар чаналары, квадроцикл­лар.Әлеге техниканың 40 проценты бүген шәхси ху­җалыкларга туры килә. Аларны теркәү эшләрен һәм техник халәтен “Гос­технадзор” идарәсе белгеч­ләре күзәтеп тора.

27 гыйнвар көнне Актаныш районының “Бүләк” чаңгы трассасында Ф.З.Әхмәдишин Кубогына чаңгы эстафетасы узды. Ярышларда төп һәм урта гомуми белем бирү  мәктәпләре, кадет интернет-мәктәбе һәм Актаныш технлогик техникумыннан барлыгы 100 дән артык спорт сөюче катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International