"Шах" һәм "мат" - уйный белгән оттырмас!

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Февраль аенда, гадәттәгечә, район үзәгендәге оешма-учреждениеләр арасында спартакиада старт алачак. Берничә төр ярышны  үз эченә алган бу чара инде шактый еллар  спорт өлкәсендә көчлелеләрне ачыклап килә. 

Шахмат ярышы исә районда беренчеләрдән оештырылып, шул рәвешле спартакиадага старт та биреп куя. Быел  ул 29 гыйнвар көнне шахматсөярләрне үзенә дәште. Балалар иҗат үзәгендә оештырылган ярышка оешма-учреждениедән 30дан артык райондашыбыз килгән иде. 

2 көнгә исәпләнгән ярышларны гүзәл затларыбыз көнендә үк тәмамлап,мөгаен,  ир-егетләрне аптырашта да калдыргандыр. Ни генә дисәк тә, шахмат бит ул акыллылар уены. Гәрчә аптырарлык урын да юк иде кебек, ел саен призлы урын яулаучылар быел да сынатмады.

Хакимият командасыннан Алия Шакированың  бөтен көндәшләренә артык мәшәкатьләнми генә  бер-бер артлы “мат” куя баруы, уен уртасында ук,  аның беренчелекне алачагына шик калдырмады. Район үзәк хастәханәсеннән Регина Латыпова да  бик көчле уен күрсәтеп, шахматның “акыллылар  уены” икәнен дәлилләде. Кече нефть компаниясеннән Ләйлә Саматова узган елгы уңышын кабатлап, өченче урынга ия булды. 

Учреждениеләр арасында исә беренчелекне Актанышның беренче санлы мәктәбе мөгаллимәсе Миләүшә Гыймадиева яулады. Икенче урында – техникумнан Гөлнара Әхмәтдинова, өченчелек Энҗе Моталлаповада. 

Ә ир-егетләр шахмат турнирын бүген дә дәвам итәчәк. 

Нәтиҗәләр исә алда оештырылачак спорт ярышларыныкына кушылачак. Спартакиаданың йомгаклау өлешендә җиңүчеләр хөрмәтләнәчәк. 

                                                                                     

                                                                                                                                             Лилия БӘХТИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International