27 нче гыйнвар көнне Чалманарат авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Әкиятләр илендә кунакта" исемле әкиятләр кичәсе үткәрелде. Әкият - ул кеше күңелендә генә була торган серле,тылсымлы бер матурлык.Укучылар татар халык әкиятләре һәм язучылар иҗат иткән әкиятләр белән таныштылар, табышмакларга җавап таптылар,үзләре белгән әкиятләрне сөйләделәр.Укучылар "Шалкан" һәм " Кәҗә белән сарык" әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.