27 гыйнвар көнне Актаныш районының “Бүләк” чаңгы трассасында Ф.З.Әхмәдишин Кубогына чаңгы эстафетасы узды. Ярышларда төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре, кадет интернет-мәктәбе һәм Актаныш технлогик техникумыннан барлыгы 100 дән артык спорт сөюче катнашты.
Ярышларда барлык командалар да зур тырышлык күрсәтсә дә, җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде.
Төп гомуми белем бирү мәктәбе командалары арасында
1 урын Күҗәкә мәктәбе,
2 урын Әтәс мәктәбе,
3 урын Теләкәй мәктәбе.
Урта гомуми белем бирү мәктәбе командалары арасында (кече группа):
1 урын 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе,
2 урын 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе,
3 урын Киров урта мәктәбе.
Урта гомуми белем бирү мәктәбе командалары арасында (зурлар группасы):
1 урын 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе,
2 урын 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе,
3 урын Актаныш технлогик техникумы.
Эстафета тәмамлангач, җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм күчмә Кубок белән бүләкләнделәр.