Кул эшләре буенча мастер-класс

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

        25 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә кул эшләре буенча мастер-класс үткәрелде. Бүген алга киткән компьютер технологияләре заманында да кул эшләре белән шөгыльләнү кимемәде. Чигү, бәйләүләрнең дә яңа төрле ысуллары барлыкка килде. Чыннан да, кул эшләре белән мавыгу, безне күп мәшәкатьләрдән арындырып, көндәлек тормышыбызны гаять баета. Безнең  китапханәгә алдынгы карашлы, көчле рухлы, иҗади эшләргә сәләтле, һөнәрле кешеләр йөри. Шулар арасыннан Флүзә апа Кыямова һәм Халидә апа Хаҗиевалар, буген, башмак һәм җиңсез кофта бәйләү   серләренә төшендерделәр. Алардан карап, һәммәбез дә бәйләргә керештек.  Кул эшләре буенча алдагы мастер-класс 4 нче февральдә булачак, өйрәнергә теләге булганнарны көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International