Әтәс авыл китапханәсе «Йортларга – китап нуры” акциясенә кушылып өлкәннәрнең өйләрендә булды. Ул яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән өлкәннәрне таныштырып, китапларга күзәтү ясап, ошаган китапларны укырга биреп калдырды. Өлкәннәр бигрәк тә яратып Г.Галләмованың "Ялгыз көймә",Г.Галиеваның "Газзәбану", Ф.Садриев, З.Кадырова, Г.Галимуллиналарның әсәрләрен укыйлар..