Россия президенты В. Путин 2018 елны - волонтер һәм ирекле эш алып баручы елы дип игълан итте. Шул уңайдан, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Волонтер һәрвакыт яхшылык, ышаныч, мәхәббәт китерә!” дигән исем астында китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәдә узара ярдәмләшү, бер – береңне аңлау, кеше хәленә керә белү һәм башка кешелек сыйфатларын чагылдырган балалар китаплары урын алды.
Безнең бурыч – булачак волонтерларны үстерү. Ә без аңа ярдәмләшү, бер – береңне аңлау һәм башка хисләрне яктырткан китаплар аша гына ирешә алабыз.
Китап күргәзмәсе ел азагына кадәр эшли.
.jpg)