"Кешеләр, яратыгыз бер-берегезне, ярату озайтыр гомерегезне..."

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген, 24 гыйнвар көнне, Пучы авыл китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Күңелебезнең сайрар кошы" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Гөлшат Зәйнашева - ярты гасыр дәвам иткән күпкырлы иҗаты, йөздән артык җәүһәрдәй җырлары белән шигърияттә мәйдан тотып, татар халкының ихтирамын казанган шәхес. Гомер буе үз милләтенә, Татарстанга бар талантын җигеп, вакытын һәм көчен кызганмыйча, армый - талмый хезмәт иткән зат. Аның иҗаты музыка әһелләренең игътибарын һәрвакыт үзенә җәлеп итеп тора. Татарстан һәм Башкортостан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең йөзгә якын шигыренә көй язылган, драма - комедияләре әле дә сәхнәләрдә уңыш белән уйнала. Гөлшат Зәйнашеваның иҗат эшчәнлеге күп төрле, аның балалар өчен дә язылган шигырьләре күп.  Кичәбез аның иҗат иткән җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды. Гөлшат апа арабыздан китсә дә, аның якты образы, мәңге үлмәс җырлары, васыять итеп калдырган "Кешеләр, яратыгыз бер - берегезне, Ярату озайтыр гомерегезне..." сүзләре һәрвакыт безнең белән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International