Кәзкәй авылы китапханәсендә 2018 ел- Театр елы уңаеннан һәм А.Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга карата "Көттереп искән җил" әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде, тормыш һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде.Яңалыкны, гадәттә, бай, гадәти булмаган тормыш юлы үткән, нуҗа суын җитәрлек эчкән, актан караны ышанып аера торган катлаулы шәхесләр алып килә. Драматург буларак А. Гыйләҗев театр сәхнәләренә шактый каршылыклы фикерләр тудырып, әммә үз алдына куйган максатын ап- ачык белеп, үз темасы белән кергән язучы. "Көттереп искән җил" комедиясендә илдә барган тискәре күренешләр- ахмаклык, саранлык, тупаслык, тәкәбберлек, җан сату мотивлары Фәрхәнә, Саҗидә, Нурулла образлары аша күрсәтелгән. Әсәрдә вакыйга 80 нче еллар башында татар авылларының берсендә бара. Әлеге чарада катнашучылар әсәрдәге күренешләргә үзләренең фикерләрен җиткезделәр, аерым өзекләрне уйнап күрсәттеләр. Автор бу әсәрендә геройларның шәхси тормыш күренешләре аша тасвирланган чорның бөтен каршылыгын ачып бирә.