22 гыйнвар көнне Пучы авыл китапханәсе китапханәчесе беренче сыйныф укучылары белән "Интеллектуаль көрәш" дип исемләнгән чара үткәрде. Чара телевидениедан бара торган "Своя игра" форматында алып барылды. Укучылар ике командага бүленеп, табышмаклар, әкиятләргә карата белемнәрен тикшереп, көч сынаштылар. Биш категория, һәрбер категориягә бердән алып бишкә кадәр очко билгеләнә. Уенчылар категория белән очколарны чиратлашып үзләре сайлап алалар. Категориянең очкосы күбрәк булган саен, сорау авыррак. Категорияләр итеп А. Алиш һәм татар халык әкиятләре, Г. Тукай шигырьләре, татар халык табышмаклары, алфавит алынды. Безнең бу көрәштә "Белемлеләр" командасы белемнәрен күрсәттеләр. Мондый чараларның максаты балаларның әкиятләр буенча белемнәрен тикшереп ныгыту, табышмаклар, мәсьәләләр чишү сәләтен формалаштыру.