"Дуслык көче"

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

23 гыйнвар көнне Пучы авылы китапханәчесе балалар бакчасында "Дуслык көче" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Чарада урта, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче балалар катнашты. Максат итеп балаларның әкиятләргә карата белемнәрен ныгыту, яңа әкиятләр белән таныштыру иде. А. Алиш, Г. Тукай, татар һәм рус халык әкиятләрен укып, дуслык темасы ничек күрсәтелгән икәнен ачыкладык. Дуслык кагыйдәләре белән таныштык. Яңа әкиятләр китапларына күзәтү оештырылды. Соңыннан балаларга А. Алишның "Чукмар белән Тукмар" әкияте күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International