Үзәк китапханәнең уку залында яңа күргәзмәләр әзерләнде. Татарстанда 2018 ел-Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, «Зеркало русской души» дигән күргәзмә эшли башлады. Биредә Лев Николаевич Толстойның әдәби әсәрләре, аңа булган критик материаллар, аның турында язылган китаплар урнаштырылды. Китап күргәзмәсенең төп бүлекләре: «Лев Толстой-имя на все времена», «Несравненный художник жизни», «Художник. Мыслитель. Человек.»
Күренекле дин әһеле һәм галим, татар халкының мәгърифәтенә зур өлеш кертүче Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулу уңаеннан да күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең исеме: «Ил-көннәргә дога кылыйк, Мәрҗани михрабында!» дип атала. Аның «Мәрҗани- милләтебез горурлыгы», «Мәрҗани мирасы» дигән бүлекләре бар. Монда Шиһабетдин Мәрҗани турында газета-журналлардан мәкаләләр урын алды.
... Тулган ай күк
Балкып чыккан Шиһап хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
Г. Тукай
Яңа күргәзмәләрдән «Халыклар дуслыгы-Татарстан байлыгы» һәм «Волонтёры- партнёры государства» исемле күргәзмәләр дә эшли. Күргәзмәләр мәгълуматларга бик бай һәм эчтәлекле. Үзәк китапханә иртәнге 8 дән кичке 7 хәтле эшли. Рәхим итегез!
15 нче февраль көнне Сәфәр авыл китапханәсендә татар халкының каһарман улы, герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуга багышлап, поэзия сәгате үткәрелде.
15 февраль көнне , Әфганстанда 10 ел буе дәвам иткән сугыш тәмам булды. Төгәл 29 ел элек, бу көнне соңгы совет гаскәрләре колоннасы Әфганстаннан чыгарылды, соңгы совет солдаты чик буе елгасы булган Амударья елгасы аша салынган күпердән атлап чыкты.
14 февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумы укучылары өчен шагыйрь, прозаик, драматург Ф.Яруллиның тууына 80 ел тулуга карата “Ул тормышка гашыйк” исемендә тематик кичә уздырды
Танышырга...
14 февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре технология техникумы укучы егетләре өчен , уку залында “Өмет” хәрби- патриотик клубының чираттагы дәресен уздырды.
14 февраль көнне Түке китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Бер көч тә юк җирдә богауларлык, аның кайнар йөрәк моңнарын!" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үтте.
15 нче февраль көнне Сәфәр балалар бакчасындагы күчмә китапханәнең китаплары яңартылды.
12 февраль Кәзкәй авылы китапханәсендә зурлар өчен февраль аеның күренекле даталарына карата информация бирү көне үткәрелде. Укучылар игътибарына Ф. Яруллин һәм Г. Сәгыйров тормышы һәм иҗаты буенча электрон презентация күрсәтелде, "Яшәү яме" китап күргәзмәсе эшләп куелды.
13 февраль көнне Яңа әлем китапханәчесе “Китап нуры өйләрдә” исеме белән физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең өйләрендә булды.