Җәлил турында истәлекләр гасырларга тиң.

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

        15 нче февраль көнне Сәфәр авыл китапханәсендә татар халкының каһарман улы, герой - шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуга  багышлап, поэзия  сәгате  үткәрелде. Мәктәп укучылары һәм өлкәннәр бу кичәдә Җәлил турында белгәннәрен кабат яңарттылар. Аның 1942 нче елда сугышка китеп, әсирлектә күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырда Берлинга китерелүен, анда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынып, төрмәгә ябылуы. Әсирлектә вакытта язган 115 шигыре турында кабат тыңланды. Укучылар тарафыннан балалар өчен язылган шигырь һәм поэмалары сәхнәләштереп күрсәтелде. Өлкәннәр тарафыннан укылган " Вәхшәт","Кичер, илем!", "Чишмә", "Ватан" һәм башка шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады. Кичә ахырында китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International