Үзәк китапханәдә-китап күргәзмәләре

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәнең уку залында яңа күргәзмәләр әзерләнде. Татарстанда 2018 ел-Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, «Зеркало русской души» дигән күргәзмә эшли башлады. Биредә Лев Николаевич Толстойның әдәби әсәрләре, аңа булган критик материаллар, аның турында язылган китаплар  урнаштырылды. Китап күргәзмәсенең төп бүлекләре: «Лев Толстой-имя на все времена», «Несравненный  художник жизни», «Художник. Мыслитель. Человек.»

Күренекле дин әһеле һәм галим, татар халкының  мәгърифәтенә зур өлеш кертүче Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулу уңаеннан да күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең исеме: «Ил-көннәргә дога кылыйк, Мәрҗани михрабында!» дип атала. Аның  «Мәрҗани- милләтебез горурлыгы», «Мәрҗани мирасы» дигән бүлекләре бар. Монда Шиһабетдин Мәрҗани турында  газета-журналлардан  мәкаләләр урын алды.

... Тулган ай күк

Балкып чыккан Шиһап хәзрәт,

Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

Г. Тукай

Яңа күргәзмәләрдән  «Халыклар дуслыгы-Татарстан байлыгы» һәм «Волонтёры- партнёры государства»  исемле күргәзмәләр  дә эшли.  Күргәзмәләр мәгълуматларга бик бай  һәм  эчтәлекле. Үзәк китапханә иртәнге 8 дән кичке 7 хәтле эшли.  Рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International