Тематик кичә “Ул тормышка гашыйк”

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

14 февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумы укучылары өчен шагыйрь, прозаик, драматург Ф.Яруллиның тууына 80 ел тулуга карата “Ул тормышка гашыйк” исемендә тематик кичә уздырды.Чарада Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация  күрсәтелде. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Язучының  зур тәрбияви әһәмияткә ия булган “Җилкәннәр җилдә сынала”  әсәре буенча  диспут уздырылды.Техникум укучылары шушы әсәр буенча сәхнәләштерелгән өзек күрсәтте. Чараның “Шигъри тәлгәшләр” өлешендә Р.Маров, Д.Латипов, Д.Шәймиева  Ф.Яруллинның шигырьләрен укыдылар. Кичәдән һәркем канәгать калды.

  

  

  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International